Үсеп килүче буынның иминлеге мөһимлеген искә төшерергә тиешле Бөтендөнья балалар көне кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Чыгу юлы һәрвакыт бар!» акциясе уздырды.
21 ноябрьдә Түбән Кама районының «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева «Россия эше» кадрлар үзәгенең «Әни эшли» проектын тормышка ашыруда катнашты. Уникаль чара «Минем максатыма ирешү» дип аталган коучинг-тренингтан гыйбарәт иде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту социаль ярдәмнең югары стандартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшнең мөһим аспекты булып тора. Өйдә социаль хезмәт алучы гражданнарга даими барып йөрү күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләргә генә түгел, ә хезмәт алучылар белән шәхси элемтә урнаштырырга да мөмкинлек бирә, бу аларның ихтыяҗларын һәм өметләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2026 елга җитештерү (производство) календаре әзерләнде.
3 800 актив күпбалалы гаиләне берләштергән «Күпбалалы Волгоград» төбәк иҗтимагый оешмасы әлеге категория гражданнарга һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
20 ноябрьдә хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Алсу Вахитова инвалид балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-агарту чарасы үткәрде. Чара социаль фонд клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираева катнашында узды.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй районының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашыра торган «Бер сәгатькә ул» проекты кысаларында өйдә хезмәт алучы ялгыз өлкән кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтелә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында эчке «көмеш» волонтерлык актив үсә. «Старость в радость» хәйрия фонды белән берлектә, «Тандер» АҖ ярдәмендә учреждение «Инклюзив волонтерлык» проектын гамәлгә ашыра. Аның кысаларында интернат-йортта төрле файдалы һәм кызыклы чаралар оештырыла, аларда төп катнашучылар – нәкъ менә эчке волонтерлар.
20 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
20 ноябрь көнне Бөгелмәдә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләренең һөнәри януын профилактикалау» темасына стажировка мәйданчыгы узды.