«Изгелек» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар чыршы янында булып кайттылар

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар ЗЯБ бистәсендәге Бумажников микрорайонындагы Яңа ел чыршысында булдылар.

Башта белгеч иске Яңа ел тарихы, бәйрәм традицияләре турында сөйләде. Аннары яшьләр шатлык һәм тылсымлы бәйрәм атмосферасына чумдылар, Яңа ел җырларын һәм табышмакларын искә төшерделәр. Соңыннан социаль хезмәтләр алучылар чыршы белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллаштылар.

Чарада тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International