Бөгелмә районында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Прәнек өй – 2025» VIII иң яхшы архитектура-кулинария шедевры шәһәр конкурсында катнаштылар.
Артем Жилин һәм аның әнисе хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә үзләренең тәмле эшен әзерләде. Җыю һәм бизәү өчен махсус ашарга яраклы декор кулланылды. Нәтиҗәдә татлы һәм тулысынча ашарга яраклы «Кыш апасы йорты» конкурс эше килеп чыкты, ул 10–13 яшьлекләр арасында җиңүче булды.