13 гыйнварда Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр С. Маршак иҗаты белән таныштылар.
Чара башында укытучы-логопед язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары балалар «Әкиятләр һәм шигырьләр дөньясы» викторинасында актив катнаштылар, авторның әсәрләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук язучының китаплары күргәзмәсе дә оештырылды.
Чара күңелле булды, балаларда уңай хис-кичерешләр калдырды.