2025 елда проектта барлыгы 3 146 кеше катнашты, бу Татарстан Республикасында махсус балалы гаиләләргә ярдәм итүнең мондый форматына ихтыяҗ зур булуын күрсәтә.
Декабрьдә үткәрелгән йомгаклау чараларында мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру, җайлаштырылган чаралар һәм күңел ачулар турында мәгълүмат актуаль булды. Шулай ук ата-аналар өчен балаларга ярдәм итүнең гамәли күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән төрле мастер-класслар оештырылды.
Быел беренче очрашулар 27 гыйнварда узачак. Чараларда катнашу өчен, телефон яки электрон почта аша алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен мәгълүмат учреждениеләрнең рәсми сайтларында бар:
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге – https://mtsz.tatarstan.ru/gbu-respublikanskiy-tsentr-sotsialnoy-reabilitatsi.htm;
мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/reabil_children.htm;
инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/vzrosl/invalidy.htm.