Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен скандинав гномын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Дәреснең максаты – үз кулларың белән Яңа ел уенчыгы ясау.
Мастер-класста катнашучылар эш өчен кирәкле материаллар һәм кораллар турында белделәр, эш эзлеклелеге белән таныштылар. Моннан тыш, алар бу мифик затның барлыкка килү тарихын белделәр.
Социаль хезмәтләр алучылар билгеләп үткәнчә, бу уенчык йортның матур бизәге булачак һәм бәйрәм атмосферасы тудырачак.