ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең җиңүләр – Җиңү көненә!» спорт-күңел ачу чарасы узды.

Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Ветеранга хат» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләрендә катнаштылар.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Балалар бәйрәм концерты белән өлкәннәрне Җиңү көне белән котладылар.

8 майда Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында интерактив дәрес уздырылды. Балалар кечкенә музейда булдылар, анда экспозицияләрне, тарихи альбомнарны карап, Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыклары белән танышуларын дәвам иттеләр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә «Игътибар десанты» чарасын оештырдылар. Тыл хезмәтчәннәре булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, авыл җирлекләрендә яшәүче мобилизацияләнгәннәрнең әниләренә йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм күрсәтелде.


9
май, 2023 ел
сишәмбе

6 майдан 8 майга кадәр «Фронт бригадалары» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, башлык урынбасары Марат Гыйрфанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Буа мәдәният йортының агитбригадасы Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау өчен күчмә чаралар оештырды.

Концерт программасы белән Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына район мәдәният сарае, 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы иҗат коллективлары, 8 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Тимур Шварцманнан торган фронт агитбригадасы килде. Кунаклар тыл хезмәтчәннәрен һәм интернат-йортта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котларга килделәр.


6
май, 2023 ел
шимбә

5 майда Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз авылларының һәйкәлләрен һәм мемориалларын җыештыру буенча акция үткәрделәр. Мондый акцияләрнең максаты – территорияләрне чистарту, Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлләрне һәм мемориалларны җыештыру.

Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында изге бәйрәм алдыннан тыл хезмәтчәне Мария Шмелеваны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International