8 майда Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында интерактив дәрес уздырылды. Балалар кечкенә музейда булдылар, анда экспозицияләрне, тарихи альбомнарны карап, Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыклары белән танышуларын дәвам иттеләр.
Балаларда «Хәтер китабы» белән танышу аеруча кызыксыну уятты, анда һәркем сугышта һәлак булган якташын таба алды. Бу чара балаларны сугышның халкыбызга китергән ачысы никадәр тирән һәм дәвалап булмый икәнлеге, бу кабатланмас өчен, буыннар хәтерендә саклау никадәр мөһим икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итте.