Минзәлә интернат-йортында агитбригада чыгыш ясады

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Концерт программасы белән Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына район мәдәният сарае, 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы иҗат коллективлары, 8 нче балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Тимур Шварцманнан торган фронт агитбригадасы килде. Кунаклар тыл хезмәтчәннәрен һәм интернат-йортта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котларга килделәр.

Социаль хезмәтләр алучылар концертның башлануын түземсезлек белән көтте. Чара башында яшәүчеләрне Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлады. Аннары агитбригада артистлары сугыш еллары җырларын башкардылар, тамашачыларга матур биюләр бүләк иттеләр.

Интернат-йортта яшәүчеләр бәйрәм өчен сәхнә осталарына чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International