Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә «Игътибар десанты» чарасын оештырдылар. Тыл хезмәтчәннәре булган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, авыл җирлекләрендә яшәүче мобилизацияләнгәннәрнең әниләренә йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм күрсәтелде.
Акция барышында бакчаларны җыештырдылар, коры яфракларны җыйдылар. Барысы да рәхмәтле һәм ярдәмгә килергә әзер булган балалар белән танышуга шат иде. Аларның игътибары өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь буынга мөһим һәм кирәк булуын исбатлый.