Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең җиңүләр – Җиңү көненә!» спорт-күңел ачу чарасы узды. Балалар төрле эстафеталарда ярыштылар, хәрби һөнәрләр, Җиңү көне турында белемнәрен ныгыттылар. Чара дәвамында залда хәрби җырлар яңгырады.
Чара балаларда Ватан тарихы белән кызыксыну уяту, җиңүче халыкның батырлыгына хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.