Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

2023 елның 9 мае, сишәмбе

6 майдан 8 майга кадәр «Фронт бригадалары» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, башлык урынбасары Марат Гыйрфанов һәм башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр. Алар Любовь Козлованы, Ольга Макарованы, Маргарита Апраксинаны, Сәет Сәгыйтовны, Габдулбари Габдрахимовны, Людмила Березованы, Миңниса Сабированы котладылар, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр белән сөендерделәр.

Ветераннар яшәгән йортлар каршында музыкаль номерлар белән Әлмәт коллективлары чыгыш ясады.

Ветераннарның һәрберсенең үз тарихы бар. Әлмәт районында яшәүчеләр үзләре янында шундый гаҗәеп язмышлы кешеләр яшәве белән горурланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International