Алабуганың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында изге бәйрәм алдыннан тыл хезмәтчәне Мария Шмелеваны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар. Аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырдылар.
Интернат-йортның «Алтын яшь» отряды активистлары КФУның Алабуга институтының «ЭкоДОС» отряды волонтерлары белән бергә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.
«Сугыш еллары җырлары» әдәби-музыкаль сәгатен А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә һәм яшьләр китапханәсе хезмәткәрләре үткәрде. Кызыклы чара өчен рәхмәт йөзеннән китапханәгә социаль хезмәтләр алучы Артур Әминовның эшен бүләк иттеләр.