Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Буа мәдәният йортының агитбригадасы Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау өчен күчмә чаралар оештырды.
Өлкәннәрне татар һәм рус телләрендәге матур чыгышлар, сугыш еллары җырлары белән сөендерделәр. Шулай ук тыл хезмәтчәннәренә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
