Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына «Мыцык исемле тычкан маҗаралары» курчак спектакленең премьерасына чакырылган иде.
Очрашуның максаты инвалид балалар, ятим балалар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар белән эшләүнең индивидуаль алымнары турында фикер алышу иде. Белгечләр инклюзив алымны, спектакль барышында балаларны җәлеп итүне, геройларга теләктәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруны, дуслык мөнәсәбәтләрен тәрбияләүне билгеләп үттеләр.
Әлеге спектакль Татарстан Республикасының биш районы мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләргә күрсәтеләчәк. Спектакль Президент грантлары фонды финанс ярдәме белән, «Лотос» АКБО белән берлектә куела.