Спас интернат-йорты карамагындагылар Болгар музей-тыюлыгында булдылар

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген, Славян язуы һәм мәдәнияте көнендә, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен төрки-татар язуы музеена экскурсия оештырылды.

Экскурсантлар ачык һава астында Идел буенда урнашкан экспозиция белән таныштылар. Язу тарихы белән экспонатлар аеруча кызыксыну уятты. Тәрбияче Ирина Телицына белән бергә өлкәннәр һәм инвалидлар төрки алфавит үрнәкләрен карадылар.

«Мондый экскурсияләр өлкән яшьтәге кешеләрне илнең тарихи үткәненә җәлеп итә, танып белү кызыксынуын, хәтерен үстерә”, – дип билгеләп үтә интернат-йорт белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International