24 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече һәм психологы үзәк район хастаханәсе базасында биш йөкле хатын-кыз өчен «Эмоцияләр экологиясе» темасына дәрес үткәрделәр. Чара катнашучыларның психоэмоциональ халәтен билгеләүгә юнәлдерелгән.
Дәрес башында психолог хатын-кызлар белән «Көч урыны» күнегүен үткәрде. Ул киеренкелекне киметү, стрессны кисәтү күнекмәләренә өйрәтә. Шулай ук белгеч йөклелек белән бәйле проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрде.
Дәреснең төп өлешендә булачак әниләр «Бала туганнан соң» коллажы ясадылар. Барлык катнашучыларга «Гаиләнең сәламәт яшәү рәвеше – баланың сәламәтлеге гарантиясе» дигән буклетлар таратылды.