Лениногорск «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Җаваплы ата-аналык мәктәбендә дәресләр дәвам итә. Кичә социаль эш буенча белгеч Лариса Голдобина социаль хезмәтләр алучылар белән «Баланың тормыш-көнкүрешен оештыруда гаилә традицияләре» дигән темага чара үткәрде. Очрашуның максатлары гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә тарихы, традицияләре белән кызыксынуны үстерү иде.
Бергәләп сөйләшү барышында гаилә, гаилә традицияләре һәм аларның бала тәрбияләүдә һәм үстерүдә әһәмияте турында сөйләштеләр. Катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, үзләренең бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Алар шулай ук гаиләләрендә традицияләрнең ролен билгеләү өчен анкета тутырдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар уртак бәйрәмнәр гаиләне берләштерә, туганлык бәйләнешләрен ныгыта, өйдәге атмосфераны яхшырта дигән нәтиҗәгә килделәр.