20 июльдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ффизик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясе кысаларында дәресләр узды. Технология инфаркт, инсульт һәм операцияләрдән соң вак моториканы торгызу, шулай ук кул хәрәкәтләрен эшкәртү аша тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова җитәкчелегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге гражданнар пластилиннан әвәләп ясау белән шөгыльләнделәр. Дәрестә катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия белән тулыландылар.