ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

2 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы балигъ булмаган балалар өчен акция үткәрде. Төп игътибар яшьләрне агартуга бирелде. Яшүсмерләргә ВИЧ йоктыру юллары, заманча саклану ысуллары турында махсус эшләнгән буклетлар тараттылар. Чара ышанычлы атмосферада яшүсмерләр белән еш кына игътибарсыз кала торган мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Акция яшь буында үз сәламәтлегенә һәм киләчәгенә аңлы караш формалаштыруда мөһим адым булды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Казан шәһәрендәге Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров килде.

Бүген Әлмәт районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне узды.

Бүген Казанда XVIII «Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» республика фестиваленең гала-концерты узды. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучыларның иң яхшы иҗади номерларын җыйды.

Бүген «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында инвалид балалар һәм аларның ата-аналары катнашында «Игелек сәнгате» республика социомәдәни инклюзив чарасы узды.

2 декабрьдә Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре «Камаз» мәдәният сарае базасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды. Чара җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләүнең комплекслы системасы актив үсеш ала. Бүгенге көндә республикада 17 дәүләт тернәкләндерү учреждениесе эшли, шуларның 11 балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән. Тумыштан алып өч яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән һәм ведомствоара багланышларны үз эченә алган иртә ярдәм технологиясенә аерым игътибар бирелә. Бу хакта министр Эльмира Зарипова «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә баруы вакытында сөйләде.

«Казан ит комбинаты» ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә «Россия эше» платформасында мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.

#ЮмартСишәмбе инициативасы инде беренче ел гына узмый. Инициативаның максаты – хәйриячелек эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү.

Инвалидлар декадасының икенче көнендә Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Лаеш шәһәренең 3 нче гомуми белем мәктәбенең «Маски» иҗат берләшмәсе волонтерлары сәламләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International