Тәтеш районында социаль-тернәкләндерү консилиумы эшен дәвам итә

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

2 февральдә Тәтеш муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибенә «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы ярдәмендә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектыннан кергән гаиләләрнең иминсезлеге турында ике сигнал картасын карау кертелде. Шулай ук ведомствоара исәптә торучы һәм исәптән төшерелгән, ведомство контролендә торучы гаиләләр белән эш нәтиҗәләрен карадылар.

Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International