Әлмәтнең Күп функцияле гаилә үзәгендә социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерәләр

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

30 гыйнварда Әлмәт муниципаль районының Күп функцияле гаилә үзәге белгечләре «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән затларның социаль-көнкүреш күнекмәләрен формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чара үткәрделәр. Дәрес Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып үткәрелде.

Очрашу барышында белгеч балалар белән бергә макарон һәм салат әзерләде. Дәрескә килгән яшь кунаклар рәхәтләнеп эшкә керештеләр, аннары үз куллары белән әзерләгән ризыклардан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International