Һава торышы начараю һәм көчле кар яву шартларында «Кар десанты» акциясе аеруча актуаль һәм кирәкле була. Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр һәм инвалидлар гади, әмма физик яктан катлаулы эш – кар көрәү турында сүз барганда еш кына җитди кыенлыклар белән очраша. Мондый мизгелләрдә волонтерлар чын геройларга әверелә, ярдәмгә килергә әзер.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре, «Бберенчеләр хәрәкәте» волонтерлары белән берлектә, «Кар десанты» акциясендә катнашалар: йорт яны территорияләрен кардан чистарталар, өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеген тәэмин итәләр. Бозлавык һәм кар көртләре сәламәтлек һәм иминлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин булган кышкы чорда бу бигрәк тә мөһим.
Акция ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итеп кенә калмый, волонтерларның тормышын мәгънә һәм игелекле эшләр белән баета.