ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Социаль яклау, сәламәтлек саклау учреждениеләре, шәһәрнең муниципаль автоном учреждениеләре белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә. Аларның максаты – өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында халык белән мәгълүмати-аңлату эше.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече «Яшүсмерләр арасында иртә абортларны профилактикалау» темасына дәрес үткәрде. Чара «Гнездышко» гаилә институтын ныгыту буенча яшьләр белән мәгърифәтчелек эше программасының «Төп статус» клубы кысаларында оештырылды.

Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар социаль-көнкүреш адаптациясе буенча чираттагы практик дәрестә катнаштылар.

Деменцияне профилактикалау айлыгы, шулай ук озак вакыт кайгырту системасын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән игътибар, хәтер һәм фикерләүне күнектерү өчен төрле күнегүләр үткәрәләр.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бард җыры иҗат кичәсе узды. Алабуга ветераннар советының «көмеш» волонтеры Рәхим Гайсин өлкәннәр өчен шундый очрашу уздыру үтенеченә бик теләп җавап бирде. Ул искиткеч башкаручыларны җыйган иде.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре берничә чара һәм тематик әңгәмәләр, балалар рәсемнәре конкурслары үткәрделәр. Чаралар тәрбияләнүчеләргә террорчылык акты янаган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатырга мөмкинлек бирде.

«Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Үсемлек яфракларын әзерләү һәм киптерү» темасына дәрес үткәрделәр. Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне үсемлекләр дөньясы белән аралашырга өйрәтү.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында балык тоту һәм актив ял яратучылар өчен балыкка бару оештырылды.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Онлайн-мошенниклардан ничек сакланырга» дигән мәгълүмати-профилактик акция оештырды һәм үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International