Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече «Яшүсмерләр арасында иртә абортларны профилактикалау» темасына дәрес үткәрде. Чара «Гнездышко» гаилә институтын ныгыту буенча яшьләр белән мәгърифәтчелек эше программасының «Төп статус» клубы кысаларында оештырылды.
Үзләрен һәм үз ресурсларын тикшерү максатыннан кызлар «Үткән, хәзерге һәм киләчәк» күнегүен башкардылар. Аннары аларга иртә абортларны һәм яшүсмерләр арасында репродуктив сәламәтлек бозылуларын профилактикалау темасына лекция укыдылар. Шулай ук тыңлаучылар «Сәламәтлекне сакларга ярдәм итәчәк төп принциплар» дигән буклетлар алдылар. Дәреснең максаты яшьләр арасында абортлар санын киметү, балигъ булмаганнарның аборттан соң килеп чыккан катлауланулар куркынычы турында хәбәрдарлылыгын арттыру иде.
Профилактика эше район үзәк хастаханәсе базасында башкарылды.