Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар социаль-көнкүреш адаптациясе буенча чираттагы практик дәрестә катнаштылар.
Хезмәт буенча Иинструктор Ләйлә Алексеевн социаль хезмәтләр алучыларны үтүк белән файдаланырга өйрәтте. Башта тәрбияләнүчеләр үтүкнең килеп чыгышы турында презентация карадылар, аннары белгеч үткән материалны ныгыту өчен сораштыру үткәрде. Һәркем кулына үтүк алып, алъяпкычын һәм яулыгын үтүкләде.
Кайбер катнашучылар үтүкне кулларына беренче тапкыр тотып карады. Алар әти-әниләренә өй эшләрендә ярдәм итәргә сүз бирделәр. Мондый дәресләр хезмәт күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.