Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бард җыры иҗат кичәсе узды. Алабуга ветераннар советының «көмеш» волонтеры Рәхим Гайсин өлкәннәр өчен шундый очрашу уздыру үтенеченә бик теләп җавап бирде. Ул искиткеч башкаручыларны җыйган иде.
Программада Алабуга, туган як турында музыкаль әсәрләр, шулай ук Олег Митяев, Булат Окуджава һәм башкаларның җырлары яңгырады.
Өлкән яшьтәге кешеләргә программа бик ошады, алар кунакларны җылы каршы алдылар, таныш көйләргә кушылып җырладылар.