ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнелгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Перинаталь тәрбия ысуллары» темасына төркемле дәрес үткәрде.

6–8 октябрьдә Оренбург өлкәсенең «Степные ястребы» хоккей клубы «Хоккейны той» турнирын үткәрде. Турнирда катнашучылар арасында – Бөгелмә шәһәренең «Арслан» командасы. 


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Келәтче, җитештерү контролеры, мастер, пресслаучы, слесарь-ремонтчы, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, әйдәп баручы икътисадчы – Казан дәүләт казна дары заводы бу һәм башка вакансияләр буенча эшкә чакыра.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе утырышы узды. 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

РФ Президенты Владимир Путин раслаган «Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Проектның төп максаты – карауга мохтаҗ гражданнарга өйдә баланслы социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтү.

«Элис» ҖЧҖ бер хезмәткәргә 30 мең сум түләде.

6 октябрьдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шартлы янгынны сүндерү һәм социаль хезмәтләр алучыларны эвакуацияләү буенча планлы өйрәнүләр үткәрелде. Укытуның төп максатлары – хәбәр итү һәм сигнализация системаларын, гадәттән тыш хәлләрдә персоналның дөрес эш итүен тикшерү.

Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар дөя фермасында булдылар. Чара Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылды.

6 октябрьдә Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрациясендә уңайлы мохит буенча укыту семинары узды. Чарага күрү сәләте бозылган кешеләр чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International