РФ Президенты Владимир Путин раслаган «Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Проектның төп максаты – карауга мохтаҗ гражданнарга өйдә баланслы социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтү.
Бүгенге көндә 162 социаль хезмәт алучының 59ы озак вакыт карау системасы белән тәэмин ителгән. Социаль хезмәткәрләр, Карау мәктәбе дәресләрендә алган белемнәрен кулланып, алар белән үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен яхшырту буенча эш алып баралар.
Шулай ук тернәкләндерү чаралары кысаларында «Бармак гимнастикасы», «Ачык акыл» технологияләре буенча актив эш алып барыла. Мондый чаралар, кайгырту ярдәмендә социаль хезмәтләр алучыларның сәламәтлек, фикерләү, хәтер һәм сөйләм торышы яхшыра.