ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үз эшләрендә кешенең актив тормышын озайтуга ярдәм итүче төрле технологияләр кулланалар.

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Развивайка» балалар–ата-аналар клубында коррекция-үсеш дәресләре һәм очрашулар үткәрелә. Клубка мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр йөри.

Яшел Үзән шәһәрендәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре онлайн режимда «Россия Федерациясендә иртә ярдәм: кичә, бүген, иртәгә» дигән фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.

2022 елның ноябреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яшь буенча пенсионер Ф. Кирамовна хезмәт ала. Сәламәтлеге аркасында ул үзе йөри алмый, чит ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә аның аралашу даирәсе чикләнгән.

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында, өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының биш социаль хезмәтләр алучысы Болгардагы «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.

Өлкәннәр декадасы ахырында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары өчен хәйрия нигезендә Тәтеш районы тарихы музеена һәм балыкчылык музеена бару оештырылды.

Өлкәннәр декадасында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм чаралары узды.


11
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Минзәлә районы авыл җирлекләрендә өлкән буын вәкилләре өчен Әбиләр һәм бабайлар көненә багышланган бәйрәмнәр узды. Чараларны авыл клублары вәкилләре, ансамбльләрдә катнашучылар, китапханә хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр һәм «көмеш» волонтерлар әзерләде һәм үткәрде.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре, «көмеш» волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән берлектә, Үрнәк-Күмәк авылында яшәүче тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге гражданнар янына барып кайттылар. Гаиләдә ике өлкән кеше – гаилә пары яши.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тормыш көзенең якты төсләре» дигән фотосессия узды. Чара урамда узды һәм барлык катнашучыларга яхшы көзге кәеф бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International