2022 елның ноябреннән Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яшь буенча пенсионер Ф. Кирамовна хезмәт ала. Сәламәтлеге аркасында ул үзе йөри алмый, чит ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә аның аралашу даирәсе чикләнгән.
«Добрые истории» пансионаты активистларының ходунки һәм азык-төлек җыелмасын сатып алуда ярдәм күрсәтүе Ф. Кирамовна өчен генә түгел, ә үзәкнең башка социаль хезмәтләр алучылары өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Пенсионерлар пансионат вәкилләренә игелекләре һәм юмартлыклары өчен зур рәхмәт белдерделәр.