Өлкәннәр декадасында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм чаралары узды.
Өлкән яшьтәге кешеләрне балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар, 13 нче гимназия-интернат тәрбияләнүчеләре котлады. ЗАГС идарәсе белгечләре гаилә парларын хөрмәтләделәр һәм алты өлкән яшьтәге парны туй көннәре белән котладылар.
Традиция буенча, декада көннәрендә «Шәфкать» үзәгенә лаеклы ялга чыккан учреждениенең элеккеге хезмәткәрләре чакырылды. Алар өчен бәйрәм концерты һәм чәй табыны оештырылды.
2 октябрьдә социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Игелекле открытка» проекты кураторы, «СИБУР Холдинг» компаниясенең «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә, мастер-класс үткәрде.
Өйдә социаль хезмәт алучыларны да игътибарсыз калдырмадылар. Алар өчен мәктәп укучылары котлау открыткалары ясадылар, ә социаль хезмәткәрләр аларны өлкән яшьтәге кешеләргә тапшырдылар.
3 октябрьдә бәйрәм хөрмәтенә көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләрен алучылар кечкенә концерт күрсәттеләр.