Спас интернат-йорты карамагындагылар сәламәтлек өчен бассейнга киттеләр

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

«Актив озын гомерлелек» программасы кысаларында, өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының биш социаль хезмәтләр алучысы Болгардагы «Дулкын» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.

Физик сәләтләрен саклау максатыннан активистлар бассейнда йөзделәр, ә аннары спорт тренажерларында шөгыльләнделәр.

«Интернат-йортта яшәүчеләр өчен бу иң заманча технологияләр буенча төзелгән спорт комплексына беренче килү. Актив ялның мондый төре организмны бик яхшы чыныктыра», – дип билгеләп үтә тәрбияче Ирина Телицына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International