Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Развивайка» балалар–ата-аналар клубында коррекция-үсеш дәресләре һәм очрашулар үткәрелә. Клубка мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр йөри.
Очрашуларда эмоциональ-ихтыяр өлкәсен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Инвалид балаларның эмоциональ үсеше буенча махсус эш оештыру кирәклеге, кагыйдә буларак, аларның бу өлкәдә кайбер проблемалары булу белән бәйле.
Үсеш киңлеген оештыру кысаларында «Шатлык» үзәгендә төрле кабинетлар һәм бүлмәләр эшли: галокамера, сенсор бүлмәсе, уен бүлмәсе, клуб эше кабинеты, видеозал. Анда эмоциональ-ихтыяр өлкәсен үстерү буенча дәресләр үткәрелә. Сенсор кабинетында эмоциональ-экспрессив уеннар нәтиҗәле уза. Балалар көзге алдында төрле эмоциональ халәтләрне күрсәтәләр, хисләр белән карточкаларны чишәләр, төрле кәефле аудиоматериаллар тыңлыйлар һ. б.
Уен бүлмәсендә балалар актив күнегүләр ясарга яраталар. Алар шулай ук үзләре эмоциональ уеннар уйлап чыгаралар.
Видеозалда балалар мультфильм-уеннар карый ала. Әгәр дә дәрес галокамерада терапия сессиясе белән тәмамлана икән, балаларга «Балалар өчен күңелле һәм яхшы җырлар» сериясеннән музыкаль озата бару кушыла.
Төрле кабинетларда төрле биремнәр, күнегүләр ясап, яңа актив уеннар уйнап, балалар төрле хисләр кичерә ала. Шул ук вакытта сүзлек запасын киңәйтү буенча зур эш барыла.
«Баланы иң якты тәэсирләр, вакыйгалар гына чолгап алырга тиеш. Бу очракта гына без балаларыбызның тулы эмоциональ үсеше, төрле эмоциональ тәҗрибәсе турында сөйләшә алабыз», – ди социаль хезмәт күрсәтү үзәге