ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 4 нче музыка мәктәбенең дистанцион концерты узды. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен яшь музыкантларның чыгышлары күрсәтелде.

Узган җомгада Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова булды. Ул инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасында катнашты.

Инвалидлар декадасы кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм күрсәтү максатларында берничә чара үткәрелде.


8
декабрь, 2023 ел
җомга

«Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 72 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.

Бөгелмә шәһәрендә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коммерциячел булмаган оешмалар һәм А. Д. Губин исемендәге Яшьләр сәламәтләндерү үзәге вәкилләре катнашында «Чикләрсез яхшылык» дигән түгәрәк өстәл узды. 

Инвалидлар декадасы көннәрендә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион рәвештә тематик чаралар, дәресләр һәм әңгәмәләр уза.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар зур спорт бәйрәмендә катнаша алдылар, аны шәһәр инвалидлар җәмгыяте әгъзалары оештырды. Чара «Лидер» спорт комплексында узды.

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Луч – 2023. Хис итә белгән кешеләр» Бөтенроссия фестивалендә катнаштылар.

Яр Чаллының «Кояшкай» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагоглар «РостРесурс» инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе активистлары белән берлектә «Бергәләп без күбрәк эшли алабыз» дигән музыкаль-спорт чарасы уздырды.

Инвалидлар декадасы кысаларында Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре инвалидлар иҗтимагый оешмасы һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашу оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International