«Минем Ватаным – Татарстан» конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2023 елның 8 декабре, җомга

«Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 72 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән балалар катнашты.

Конкурска барлыгы 310 рәсем тәкъдим ителде. Иң яшь рәссамнарга алты яшь, ә иң өлкәненә – унҗиде яшь иде.

Жюри алдында җиңел булмаган бурыч торды — күп санлы эшләрдән конкурс шартларына һәм темасына тулысынча туры килә торган, шулай ук оригинальлеге һәм башкару осталыгы белән аерылып торган эшне сайлап алу. Жюри составына сәнгать өлкәсеннән профессионаллар керде.

Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча «Минем Ватаным – Татарстан» конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«Минем яраткан җирем» номинациясе:

1 урын – Амелия Яруллина, Саба районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

2 урын – Зөфәр Ильясов, Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 урын – Вера Фокина, Кукмара районында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

«Халкымның мәдәни традицияләре» номинациясе:

1 урын – Михаил Заботин, Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

2 урын – Арсен Игнатьев, Әгерҗе районында «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3 урын – Орзикул Шодиева, Саба районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

«Киләчәк шәһәре» номинациясе:

1 урын – Олеся Гордеева, Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (Вахитов районы);

2 урын – Александр Горячкин, Алабуга шәһәренең «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге;

3 урын – Булат Караметдинов, Баулы районы «Шатлык» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International