«Астра» тернәкләндерү үзәгенә депутат Людмила Рыбакова килде

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Узган җомгада Алабуганың мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова булды. Ул инвалидлар декадасы кысаларындагы бәйрәм чарасында катнашты.

«Астра» шәкертләре үзләренең талантларын «Вундеркиндлар» шоуында күрсәттеләр. Людмила Рыбакова балаларга, ата-аналарга һәм үзәк хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, үсеш һәм яңа җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International