Декада көннәрендә «Өмет чаткысы» үзәгендә тематик чаралар уза

2023 елның 8 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы көннәрендә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә традицион рәвештә тематик чаралар, дәресләр һәм әңгәмәләр уза.

Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән тәрбияче Филсинә Гарафиева игелек дәресе үткәрде. Видеофильмны караганда, тәрбияләнүчеләр сәламәтлекләре белән проблемалары булган, әмма тормышта күп нәрсәгә ирешкән кешеләр белән таныштылар. Балаларның аерым игътибары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең бик талантлы булуына, тормышка, иҗат, спорт белән шөгыльләнүгә зур омтылышлары булуына юнәлтелде.

Педагог балаларга берничә уен тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, мондый дәресләр коллективны берләштерүгә ярдәм итә, әхлакый сыйфатлар тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International