Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар, кайгырту һәм ярдәм күрсәтү максатларында берничә чара уздырылды.
Социаль хезмәтләр алучылар алдында концерт программасы белән Тәтеш муниципаль районы мәдәният волонтерлары һәм Олы Шәмәк урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе Рәисә Костягина җитәкчелегендә иҗат кичәсе оештырылды.
Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар Валерий Комендантский, Елена Ореховская һәм Юрий Воронков өлкәннәр һәм балалар арасында район спорт фестивалендә катнаштылар.