Быел Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан оештырылган «Теләкләр чыршысы» акциясе беренче тапкыр рәсми форматта узды. Акциягә район башлыгы Марат Зиатдинов та кушылды. Ул өч яшьлек малайның теләген үтәде.
Акциядә районның барлыгы 19 эшкуары катнашты. Алар 60 баланың хыялларын тормышка ашырдылар.