Казанның тернәкләндерү үзәгендә танылган әсәр мотивлары буенча уен узды

2023 елның 29 декабре, җомга

«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мавыктыргыч Яңа ел чарасы – «Хогвартс» әкияти уены узды.

Уен-сәяхәтнең кечкенә катнашучылары танылган персонажларга әверелделәр. Китап геройларының берсе образындагы педагог белән бергә балалар тылсымлы таяк эзләргә киттеләр. Яшь геройлар берничә сынау үтәргә тиеш булды, һәм алар моны бик яхшы башкарды.

Чара тылсым атмосферасы белән тулган иде, бу балаларга үз чикләүләрен онытырга һәм әкият дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International