29 августта, Белем көне алдыннан, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшылык миннән башлана» дигән акция оештырдылар.
Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Контракт буенча хезмәт – синең сайлавың» акциясе кысаларында «Солдат боткасы» акциясе үткәрелде.
Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсенең 1 өлеше).
27 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә булган яшьләр өчен Кляшево авылының модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 27 августта республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Чараларда 186 кеше катнашты.
28 августта Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ком терапиясе белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе зур. Шушы көннәрдә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева социаль хезмәтләр алучы 56 яшьлек Сергей Новиков белән дәрес үткәрде. Бу тәрбияләнүче интернат-йортка инсульттан соң кергән, аның тәненең уң ягы параличланган, сөйләме бозылган. Башка яшәүчеләр кебек үк, аңа да ком белән шөгыльләнү бик ошый.
Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яңа офыклар» проекты кысаларында эшен дәвам итә.
28 нче августта «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен өйдә алучы Валентина Блямова үзенең 101 нче туган көнен билгеләп үтте.
28 августта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева Тукай районында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.