27 августта Яшел Үзәндә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.
Табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 27 августта Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында су ресурсларын саклауның мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру буенча «Табигатьне саклагыз» экологик экскурсиясе узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Тиздән Ильяс С. махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүгә ике ел тула. Бу кыю кеше башкалар артына качмый. Моның урынына ул үз Ватанын яклый.
27 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм социаль хезмәт алучыларның законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Пластилин белән рәсем ясау» дигән иҗади дәрес узды. Балаларны традицион булмаган рәсем сәнгате техникасы белән таныштырдылар.
26 августта Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән батырлык дәресе үткәрү юлы белән «Контракт буенча хезмәт – синең сайлавың!» мәгълүмати-пропаганда акциясенә кушылдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.
30 август ял көне булачак. 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар белән татар милли ризыгы әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.