12 сентябрьдә Актаныш муниципаль районында «Игелек узеге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ачылуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Үзәк ветераннары, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова тантананың мәртәбәле кунаклары булды.
Чара вакытында үзәкнең иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Район мәдәният йорты коллективы бәйрәм концерты программасы әзерләгән иде.