Югары Ослан районында өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре террорчылыкны кисәтү буенча инструктажлар үткәрә.

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында социаль хезмәтләр алучыларга «Террорчылыкка каршы төп көрәшчеләр – уяу гражданнар» видеоролигын күрсәттеләр. Өлкәннәргә гадәттән тыш хәлләрдә һәм шикле әйберләр табылган очракта үзләрен ничек дөрес тотарга икәнен тагын бер кат искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International