14 сентябрьдә Әгерҗе районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты командасы Минзәләдә узган Республика гаилә сыр фестивалендә катнашты.
Чарада приют хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр «Наз-стиль» балалар ательесы продукциясен тәкъдим иттеләр. Татар орнаменты мотивлары чигелгән сервировка тастымалларына һәм республика символы төшерелгән сумкаларга ихтыяҗ аеруча зур булды. Бу эшләнмәләрне балалар приют директоры урынбасары Резеда Шарычева җитәкчелегендә ясадылар.
Шулай ук күн аяк киеме ясау буенча оста Илдар Шәйхетдинов һәм хезмәт буенча инструктор белән бергә приютта тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр.
