Россиядә Гаилә елы кысаларында 14 сентябрьдә Балтач районының «Сабантуй» ял паркында «Әти белән бергә» республика ярышларының сайлап алу туры узды.
Ярышларны ачу тантанасында Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, чараның иганәчесе – район Әтиләр берлеге җитәкчесе Булат Зыятдинов катнашты.
Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин ярышларның тәртибе белән таныштырды. 17 гаилә, әтиләр һәм уллар, 6 төр ярышларда катнашты: турник, баскетбол, скакалка аша сикерү, эстафета таягы белән йөгерү, боҗра белән эстафетасы, туплар җыю. Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр өчлеге түбәндәгечә:
1 урын – Михайловлар гаиләсе;
2 урын – Фәсхетдиновлар гаиләсе;
3 урын – Яруллиннар гаиләсе.
Барлык катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче һәм икенче урыннарны алган гаиләләр ярышның финал этабында катнашачак. Ул октябрь аенда Казанда узачак.