Татарстан Республикасында махсус хәрби операция ветераннары мәшгульлек өлкәсендә дәүләт ярдәменең төрле чараларын алырга мөмкин.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби дан: төшенчәләрне тикшерү» дигән чара узды. Очрашу Россия халыклары бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы һәм Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында узды.
25 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
24 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәһәр советы депутаты, «МХО ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Тимур Нусратов белән очрашу булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен легендар автомобиль гигантының визит-үзәгенә экскурсия оештырдылар.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Аңлауга юнәлеш» программасы буенча мавыктыргыч психологик дәрес узды.
Зәйдә ел саен уздырыла торган «Чаңгы юлы чакыра» ведомствоара хәйрия чарасы узды.
29–30 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында инвалид балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм әлеге категория балалар белән эшләүче педагоглар өчен «Мин булдыра алам! Чикләрсез иҗат» бөтенроссия талантлар һәм иҗат конкурсы узачак.
«Гаилә кайда булса, шунда» конкурсында җиңгән «Аңлап тәрбияләү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләләр өчен дәресләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Олы Шәмәк урта мәктәбендә «Ныклы гаилә» клубының күчмә дәресе үткәрелде.