Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы уздыра.
Конкурсның максаты – балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү, көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә корбаны булган балаларны тернәкләндерү өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- Җаваплы ата-аналык формалаштыру, балаларга карата рәхимсез карашны алдан кисәтү;
- Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнарның виктим үз-үзләрен тотышын профилактикалау;
- Рәхимсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү.
Гаризалар 2026 елның 1 апреленнән 21 апреленә кадәр кабул ителә.
Конкурс үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләр:
8 (843) 598-31-96 телефоны буенча (өстәмә 737);
Казан ш., Петербург ур., 40 йорт, 205, 303 кабинетлары.