Зәйдә ел саен уздырыла торган «Чаңгы юлы чакыра» ведомствоара хәйрия чарасы узды.
«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, физик культура һәм спорт идарәсе, яшьләр эшләре идарәсе белән берлектә, балигъ булмаганнар өчен чаңгыда йөрү оештырды. Чара программасына чаңгыда шуу, Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбенә экскурсия, тренер-укытучы һөнәре белән танышу кертелгән иде.